Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 октябрь 2019, 17:42

Яңа сәхнә булачак

Фольклориада – 2020

Яңа сәхнә булачак

Киләсе елда Башкортстан җирлеге ике атнага театрлаштырылган мәйданчыкка әйләнәчәк. Биредә алтмыштан артык илдән артистлар катнашуы көтелә.
Алар республика халкы һәм кунакларга үз көйләре, биюләре, халык һөнәрләре, аш-суы, милли киемнәрен һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итәчәк. Шушы олы чара кунакларының безнең районга да килүе ихтимал.
Кунакларны лаеклы каршылар өчен барлык муниципалителарны заманча сәхнә мәйданчыклары белән тәэмин итњ карары кабул ителде. Шушы көннәрдә район мәдәният бүлегенә республика бюджеты исәбенә яңа җыелма сәхнә кайтты. Ул сабантуй мәйданында куелачак. Мондый җиһаз алуга 887 мең сум акча бүленгән.
Җыелма сәхнә – ачык һавада күләмле чаралар, спектакль, концерт һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен иң отышлы техник карар. Киләсе елда сабантуй концерты инде яңа сәхнәдә булачак.

Читайте нас: