Район прокуратурасында
Җир участоклары кире кайтарылды
Кушнаренко район суды прокурор искы буенча ир белән хатынның аларның гаиләсе алган бер тапкыр бирелүче ике җир участогына хокукларын гамәлдән чыгарды.
2019 елда район хакимияте иргә – торакка мохтаҗ гаилә, хатынына торакка мохтаҗ бюджет хезмәткәре льготалы категорияләре буенча бушлай ике җир участогы бирә.
Тикшерү барышында җирле үзидарә органының аларны исәпкә кую буенча гамәле РФ Торак кодексы таләпләренә каршы килүе ачыкланды. Чөнки хатын үзенең торакка өлешләтә милеккә хокукын әтисенә бүләк итү юлы белән торак шартларын бушлай җир участогы алу өчен күрәләтә начарайта. Аннан ир белән хатын икесе дә, төрле льготалы категория буенча аларны бушлай җир алу өчен исәпкә куюны сорап, хакимияткә гариза бирә.
Законга ярашлы, торак шартларын күрәләтә начарайткан гражданнар бу гамәлләреннән соң кимендә биш ел үтмичә, торакка мохтаҗ сыйфатында исәпкә куелырга тиеш түгел.
Ир белән хатын биргән документларны карау нәтиҗәсендә район хакимиятенең җир комиссиясе аларның икесен дә исәпкә кую турында законсыз карар кабул итә. Алай гына да түгел, гражданнарның льготалы категорияләренә торак төзү өчен бушлай җир участогы бер генә тапкыр бирелергә тиеш.
Район хакимиятенең бу гамәле бушлай бер тапкыр җир алуга чиратта торган ике йөз утыз гражданның хокукын бозу сәбәпле район прокуроры җир участокларын муниципалитетка кайтару турында иск белән судка мөрәҗәгать итте.
Суд аның таләбен канәгатьләндерде. Карарның үтәлешен район прокуратурасы контрольдә тота.
Марат НАСЫЙРОВ, район прокуроры.