Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 октябрь 2019, 17:51

Ике проект каралды

Эшкуарлык сәгате

Ике проект каралды

Район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә юл буе сервисы объектлары төзү турында ике инвестиция проекты каралды.
Беренчесе буенча Шәрип авылы янында кемпинг, автомойка, автосервис һәм электр заправка станциясе төзү планлаштырыла. Мондый станцияләр әлегә республикада бөтенләй юк.
Икенче проект Иске Камышлы авылы янында Бөре юлы буенда сервис объекты төзүне күз уңында тота.
Эшкуарлык сәгатендә катнашкан белгечләр проектларны тәкъдим итүчеләргә аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча юридик консультация бирде.
Киңәшмәдә «Минем бизнес» клиентлык офисы директоры Рөстәм Зөбәеров катнашты.

Безнең хәбђрче.

Читайте нас: