Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 октябрь 2019, 17:07

Яңа казаннар куела

Торак-коммуналь хуҗалык

Яңа казаннар куела


Казанханәдә искергән җиһазлар алыштырылачак. Беренче чиратта газда эшләүче өч яңа казан корылачак. Алар искеләреннән ике тапкыр куәтлерәк. Шулай ук насослар яңартылачак. Төзүчеләр казанханәнең бинасын ремонтлау буенча да шактый эш башкарып өлгергән. Түбәне ремонтлау тәмамланып килә, җилләтү һәм җылыту корылмаларын алыштырганнар. Озакламый бизәкләү эшләренә тотыначаклар.

Казанханә коллективы үз көче белән дүрт казанны сүтеп алган. Бик зур һәм авыр булганлыктан, аларны чыгару һәм яңаларны кертү өчен стенаның бер өлешен сүтәргә туры килгән.

Объектта көн саен егермеләп кеше эшли. Казанханәнең идәннәрен, насослар өчен пьедесталларны бетонлаганнар. Яңа өч казан урнаштырылган. Хәзер аларны ныгыту һәм көйләү белән шөгыльләнәләр.

Быел җылыту сезоны 23 сентябрьдә башланды. Торак йортларга һәм учреждениеләргә җылы бирњ өчен ике казан калдырылган.

– Казанханәне яңарту буенча эшләр җылыту сезоны режимына комачауламый. Булган казаннар кирәкле температураны тота. Эшләрне декабрь башына тәмамларга планлаштырабыз, – ди «Җылылык челтәре участогы» начальнигы Александр Свиридов.


Автор фотосы.
Читайте нас: