Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 октябрь 2019, 14:04

Дан мизгеле

Дан мизгеле

Студентлар тормышы

Дан мизгеле

Конкурста беренче курстан алты төркем катнашты. Аларның төрле стильдә сәхнәләштерелгән эчтәлекле чыгышлары беркемне дә ваемсыз калдырмады.

Залдагылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте. Бәйгечеләргә мәртәбәле жюри бәһа бирде. «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру» белгечлегенә укучы 129 төркем студентлары, вальста бик матур әйләнеп, жюри әгъзалары һәм тамашачыларның күңелен яулады. Нәкъ алар җиңүче дип табылды. 218 «б» тљркем студентлары кичәне бик оста алып барды.

Бу көнне беренче курсларны студентка багышлау тантанасы да үтте. Быелгы уку елында безнең колледжның бердәм коллективы 125 егет һәм кыз белән тулыланды. Хәзер алар алдында күп сынауларны җиңә барып, чын белгеч булып җитешү бурычы тора.

Тантаналы вәгъдә бирү һәм студент билеты тапшыру бәйрәмнең үзәге булды. Хәзер инде аларның һәркайсы: «Мин – Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы студенты!» – дип әйтә ала.

Айгөл ИСХАКОВА, укытучы.

Читайте нас: