Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 17:09

Гәзит укучыбыз иҗаты

Гәзит укучыбыз иҗаты

Гәзит укучыбыз иҗаты

Кулда булсын акыл күсәге!
Акыл килә еллар белән диләр,
Еллар туплый кебек акылны.
Аксакаллар акыл иясе бит –
Имеш, алар акыл капчыгы,
Имеш, алар бәхет ачкычы.
Ак сакаллы акылсызлар да бит
Яши бирә безнең арада,
Салындыра биреп аякларын
Көн итәләр безнең арбада –
Йомшак урын булсын аларга.
Арзан дәрәҗәгә ия булып,
Акылсызлар акыл саталар.
Кырау да бит сукмый нәселләрен,
Бертуктаусыз һаман арталар,
Баталар да, тагын калкалар.
Еллар гына билгеләми кебек
Безнең акыл үлчәмен.
Гомер буе кулда булса иде
Минем акыл күсәгем –
Сезгә шундый теләгем!

Марат ГОМӘРОВ, Түбән Сәет авылы.

Читайте нас: