Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 14:13

Үз ихатаң

Төзекләндерү

Үз ихатаң

Николаев һәм Базар урамнарындагы күпфатирлы йортларның ихаталарын төзекләндерү буенча җәмәгать тикшерүе үтте. Проект компаниясе җыелучылар хөкеменә ихаталарны яңарту проектын тәкъдим итте. Ул әлеге йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып төзелгән.
Гомуми мәйданы ике гектар чамасы ихаталарны төзекләндерү планлаштырыла. Проектка ярашлы, һәр ихатада төрле яшьтәге кешеләр өчен дүрт мәйданчык булачак. Кер киптерү, җәяү йөрү урыннары да каралган. Автомобиль ияләре дә онытылмаган, машина кую урыннары җиһазландырылачак. Ихата яктыртылачак, күзәтү камералары куелачак.
Һәр мәйданчык асфальт сукмак белән тоташтырылачак, газон үләне һәм куаклыклардан яшел участоклар белән бизәләчәк, эскәмияләр куелачак.
Балалар мәйданчыгында иң нәни малайлар һәм кызлар да, зурраклары да рәхәтләнеп уйный алачак. Өлкәннәр өчен күнекмәләр урыны, турник комплексы җиһазландырылачак. Каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары булачак.
Җыелучылар ихаталарны яшелләндерү барышында нинди төр агачлар утырту, чәчкә түтәлләре ясау турында да сөйләште. Ничә автомобиль өчен урын булдыру, чүп контейнерларын кайсы тирәгә кую мәсьәләләре бәхәс тудырды.
Халык мәсьәләләрне тикшерүдә бик бердәм катнашты. Чөнки, беренчедән, ел ахырына кадәр программага кереп өлгерергә кирәк. Икенчедән, ихата үзеңнеке бит.

Автор фотосы.

Читайте нас: