Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 16:27

Ункөнлек озайтылды

Матбугат – 2020

Ункөнлек озайтылды

Россия почтасы матбугатка язылу ункөнлеген беренче тапкыр озынайта. Барлык ташламалар саклана. Гәзит-журналларга 20 октябрьгә кадәр язылып, 40 процентка якын акчаны янга калдырырга була.

Почта каталогына кертелгән федераль басмалар бәясе – ун, республика, шәһәр һәм район басмаларына 15 процентка киметелә. Башка агентлыклар каталоглары буенча биш һәм ун процент күләмендә өстәмә ташлама карала.

«Изгелек агачы» акциясенә кушылып, социаль учреждениеләргә гәзит-журналлар яздыру рәвешендә иганә ярдәме күрсәтә аласыз. Программада акциянең podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтында яки элемтә бүлекчәсендә катнашырга мөмкин.
Читайте нас: