Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 16:16

Эш акчадан тора

Эшкуарлык сәгате

Эш акчадан тора

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә Кушнаренко авылында кафе һәм дүрт-алты яшьлек балалар өчен гармонияле үсеш үзәге ачу турында проектлар каралды.
Җәмәгать туклануы ноктасын район больницасы янында ачу планлаштырыла. Бирегә килүчеләргә башлыча пешерү бик катлаулы булмаган ашамлыклар, кайнар һәм суыткыч эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.
Күп ата-аналар баласының һәрьяклы үсешкә ирешүен тели. Шулай да нәниләр мәктәпкә әзерлексез килә. Гармонияле үсеш үәге инвесторлары нәкъ шушы мәсьәләләрне хәл итү максатын куйды. Үзәк балаларны мәктәпкә әзерләү буенча өстәмә белем хезмәте күрсәтәчәк. Ул эшчәнлеген башлады да инде.
Ике инвестор да акчалата ярдәм көтә.

Читайте нас: