Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 октябрь 2019, 13:10

Үсеш юллары тикшерелде

Үсеш юллары тикшерелде

Семинарлар

Үсеш юллары тикшерелде

Районда җиләк-җимеш культураларын үстерү эшләрен оештыру буенча семинар-киңәшмә њтте. Анда авыл хуҗалыгы бњлеге, селекция үзәге белгечләре, авыл биләмәләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм ярдәмче хуҗалыклар башлыклары, шулай ук республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, район җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин мөмкин кадәр күбрәк крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм кешеләрне җиләк-җимеш культуралары үстерүгә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләде.
– Бу юнәлешнең киләчәге бар. Быелның сентябрендә республика Башлыгы төбәктә илле индустриаль һәм агросәнәгать паркы оештыру турында указга кул куйды. Безнең районда «Үсеш» корпорациясе белән берлектә җиләк-җимеш җитештерүне җайга салу бурычы куела. Бүген моңа ихтыяҗ зур булса да, әлегә җиләк-җимеш уңышы күләме канәгатьләнерлек түгел, – диде ул.
Районда бу юнәлештә эшләрне оештыру үрнәге бар – ул «Столыпин» җәмгыяте. Предприятие директоры Радмир Галиев җиләк-җимеш культураларыннан яхшы табыш алып булуын билгеләде.
– Райондагы иң зур бакчалар картайган. Бездә бакча җиләгенең тулысынча районлаштырылган сортлары бар. Сатуга бернинди химия кулланылмый җитештерелгән продукция озатабыз. Хәзер кешеләр үз сәламәтлекләре турында кайгырталар, шуңа күрә экологик чиста ашамлыклар кулланырга тырышалар, – диде ул.
– Республика халкында җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә кызыксыну туды. Ләкин еш кына үсентеләр, орлыкның начар булу сәбәпле уңыш түбән була. Шуңа да «Столыпин» җәмгыяте эшчәнлеге хуплауга лаек. Кушнаренко районы бакчачылыкны үстерү өчен уңай төбәк, – дип ассызыклады республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков.
Җыелучылар алдында Кушнаренко селекция үзәге агрономы Ринат Шафыйков, мәгълүмат-консультация үзәге директоры Илфат Сәгыйтов, республика авыл хуҗалыгы консультация үзәге менеджеры Светлана Хәбиева чыгыш ясадылар.
Семинарның практик өлешендә катнашучылар «Столыпин» җәмгыятендә булып, җиләк-җимеш культуралары үстерүне оештыру белән таныштылар.

Автор фотосы.
Читайте нас: