Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2019, 17:05

Бердәм катнаштык

Акция

Бердәм катнаштык

Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан районда «Яшел Башкортстан» акциясе үтте. Анда район үзәге һәм авыллар халкы актив катнашты. Бу көнне йөзләрчә агач һәм куак утыртылды. Мондый беренче акция быел апрельдә оештырылган иде. Ул чакта Султанай авылы янында 3,5 гектарда ылыслы урманга нигез салынды.
...Октябрьнең шимбә иртәсе җәйгечә кояшлы һәм җылы иде. Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында иртәдән үк музыка яңгырап торды. Бирегә кулларына көрәк, чиләк тоткан Кушнаренколылар җыела башлады. Мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, район хакимияте, торак-коммуналь хуҗалык, редакция вәкилләре аеруча күп иде. Хезмәт ветераннары, көмеш волонтерлар да читтә калмады.
– Беренче аллеяне 1981 елда утыртуыбыз хәтердә. Чараны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 35 еллыгына багышлаган идек. Карагыз әле, ул чыршылар ничек үскән! Менә кырык елдан соң диярлек яңартылган паркта тагын берничә аллеягә нигез салуда катнашу бәхете тиде, – диде КПСС райкомының элекке беренче секретаре Фәйләс Муллагалиев.
Сирень аллеясе районга нигез салучы Топорнинга багышлап утыртылды. Аның кырык үсентесен пенсионерлар «Көмеш яшь» волонтерлары алып килде. Утыртылган агачларга сибү өчен коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре автосистерна белән су китерде.
Район оештырылуның 90 еллыгына багышлап алмагач аллеясе утыртылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, 75 миләш агачы үсәчәк. Парк коймасы буйлап юкә үсентеләре урнаштырылды.
– Күп еллар узгач та бу парк кушнаренколыларның яраткан ял итү урыны булып калачагына ышанам, – диде район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин чараны ачып.
«Яшел Башкортстан» акциясендә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Шәңгәрәев катнашты.
Мондый акция барлык авыл биләмәләрендә дә үтте. Аның барышында күп кенә агач һәм куаклар утыртылды.
Автор фотосы.

Читайте нас: