Яңа көн
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 октябрь 2019, 13:49

«Яшел Башкортстан» акциясендә катнашыйк!

Экология һәм без

«Яшел Башкортстан» акциясендә катнашыйк!

5 октябрьдә – Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан – барлык муниципаль корылышларда «Яшел Башкортстан» республика акциясе оештырыла.
Бу көнне агач һәм куаклар утырту карала. Мондый беренче акция быелның апрелендә үткән иде. Анда тоташ республика буенча 160 меңнән артык кеше катнашты, 164 тематик аллеягә нигез салынды, 109 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.
Кушнаренко авылының В. Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында карагай, алмагач, сирень һәм миләш агачлары утырту планлаштырыла. Теләгән һәркем чарада катнаша һәм үз агачын утырта ала. Бергәләп республикабызны яшел ясыйк!

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: