Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 октябрь 2019, 13:44

Салым түләү вакыты кыскара

Гражданнар игътибарына!

Салым түләү вакыты кыскара

Хөрмәтле кушнаренколылар! Салым керњ район бюджетын формалаштыруның нигезен тәшкил итә. Районда тормыш сыйфаты, атап әйткәндә, юлларны, социаль-мәдәни объектларны ремонтлап һәм карап тоту, авылларны төзекләндерү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү һәм башкалар сезнең салымны вакытында кертүегезгә бәйле.
Салымны вакытында түләп, сез конституцион бурычыгызны үтәп кенә калмыйсыз, бәлки пеня, эшне судта караган өчен дәүләт пошлинасы, суд приставлары хезмәтенә юлланган сумманың җиде проценты күләмендә башкару җыемы кебек өстәмә түләүләрдән дә азат буласыз.
Быел физик затларның 2018 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымын түләү срогы 2019 елның 2 декабренә кадәр булуын хәтерегезгә төшерәбез.
Россия федераль салым хезмәтенең https://www.nalog.ru/ сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым түләү турында хәбәр электрон формада җибәрелде, квитанцияләр почта аша да таратылды.
1нче районара салым инспекциясе.

Читайте нас: