Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 12:24

Социаль пакет яки акча

Социаль пакет яки акча

1 октябрьгә кадәр федераль льготалы гражданнарга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга.
Социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1121,42 сумны тәшкил итә. Моның буенча дарулар (863,75 сум), санаторийга юллама (133,62 сум), дәвалану урынына бару һәм кайту өчен электричка яки шәһәрара транспортта бушлай йөрү (124,05 сум) тәкъдим ителә.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын ел саен 1 октябрьгә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2018 елда түләүсез дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк.
Шулай ук гаризаларны Пенсия фонды www.pfrf.ru сайтында «Гражданның шәхси кабинеты» аша биреп була.

Читайте нас: