Клиентларга уңайлы булсын өчен кабул итү тәрәзәләре дүрттән җидегә кадәр арттырылды. Шулай ук электрон чират системасы кертелде, дәүләт хезмәтләре өчен урында ук терминал аша түләп була. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталына ирекле рәвештә кереп була торган махсус компьютер булдырылды. Күпфункцияле үзәк 290 төр дәүләт хезмәте тәкъдим итә, шуның 29ы муниципаль хезмәтләр.