Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь 2019, 11:55

Радий ХӘБИРОВ – беренче 

Радий ХӘБИРОВ – беренче

Башкортстан Республикасы Башлыгын вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сайлау ярышында алга чыкты. ТАСС мәгълүматлары буенча, 90,71 процент бюллетень каралганнан соң, республика җитәкчесе сайлаучыларның 81,97 процент тавышын җыйган.
Икенче урында – КПРФ төбәк җитәкчесе Юнир Котлыгужин (6,87 процент). Алга таба ЛДПРдан Иван Сухарев (4,62), «Яблоко»дан Зөлфия Гайсина (1,51), «Гадел Россия»дән Юрий Игнатьев (1,23), «Россия Патриотлары»ннан Рәфис Кадыйров (1,1), «Гражданнар көче»ннән Владимир Барабаш (0,97) һәм «Россия пенсионерлары гаделлек өчен партиясе» вәкиле Владимир Кобзев (0,82) килә.
Берникадәр алдан «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, 8 сентябрьдә сайлауларда республиканың 70,35 процент кешесе катнашты.

«Башинформ».

Читайте нас: