Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2019, 11:25

Һәр тавыш мөһим

Һәр тавыш мөһим лександр Десяткин, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше бүлеге начальнигы: – Сайлауга барырга һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирү – бердәм тавыш бирү көнендә башкара алган гамәлебезнең бу иң мөһиме.

Һәр тавыш мөһим

авыл хуҗалыгы колледжы директоры:

–Үзен һәм ватанын хөрмәт иткән гражданин үз язмышына кагылган мондый сәяси чараларда катнашырга тиеш дип уйлыйм. Һәр кешенең киләчәккә ышаныч белән карыйсы килә, мәдәни учреждениеләр, дәваханәләр, мәктәпләр ачылуына өметләнә. Моннан тыш сайлаулар һәркемнең әле барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге дә ул. Мин 8 сентябрь көнне мотлак сайлауга барачакмын һәм республикабыз киләчәгенә битараф булмаганнарның барысын да шуңа чакырам. Сайлауга барырга һәм алга таба ничек яшәргә теләгенегезне белдерергә кирәк.

район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше бүлеге начальнигы:

– Сайлауга барырга һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирү – бердәм тавыш бирү көнендә башкара алган гамәлебезнең бу иң мөһиме. Бу – безнең гражданлык бурычыбыз. Илебезнең киләчәген билгеләгәндә һәр тавыш мөһим дип исәплим. Нәкъ без үз тавышыбыз белән республика һәм районның киләчәген хәл итәргә булышабыз. Илебез, балалар һәм оныклар киләчәге турында синең фикереңне көн саен, ел саен сорамыйлар бит. Шуның өчен 8 сентябрь көнне сайлауга барып, мин тотрыклылык һәм Башкортстанның чәчәк атуы өчен тавыш бирәчәкмен!

Читайте нас: