Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2019, 17:59

Ә бездә Ялан бәйрәме!

Халык йолалары

Ә бездә Ялан бәйрәме!

Күптән түгел Шәрип авыл биләмәсенең Мәмәк авылы болынында Ялан бәйрәме үткәрелде. Бирегә авылның яше дә, карты да зур теләк белән җыелды.


Нинди бәйрәм уен-көлкесез, җыр-биюсез булыр икән? Мәмәклеләр дә бу көнне рәхәтләнеп татар милли уеннарында катнашты, үзләренең җыр-моңга маһирлыгын күрсәтте, җитезлектә һәм тапкырлыкта сынашты, көч алышты. Кашык белән йомырка ташу, тимер атта чабу, чүлмәк вату, аркан тартышуда өлкәннәр генә түгел, балалар да әүдем булды. Һәр җиңүче үз бүләген алды.

Ялан тамашасы бәйрәм концерты белән дәвам итте. Чарага килгән махсус кунаклар – Илеш районыннан мәдәният йорты җитәкчесе Лилия һәм аның тормыш иптәше Илдар Хәбибрахмановларның чыгышы, Кушнаренко авылыннан Рәфидә Әхмәлетдинованың моңлы авыл көйләре, Рида Минһаҗеваның җырлары җыелучылар күңеленә хуш килде. Халык үзе дә аларга кушылды, дәртле биюгә төште. Кыскасы, чараны әзерләүче мәдәни оештыручы Рида Әнвәр кызының тырышлыклары заяга үтмәде. Ялан тамашасы чын-чыннан да туган җир бәйрәме, җыр бәйрәме, рухи ял бәйрәменә әйләнде.

Бер кеше генә мондый зур эшне башкарып чыга алмый. Чараны оештырырга ярдәм итүче хезмәт ветераны Исмәгыйль Әбкаиров, Ләйлә Гатиятуллина, Ләйсән Ризванова, Галия Хәертдиновага рәхмәтлебез. Бәйрәмне үткәрү башлангычы белән йөргән мәдәният хезмәткәре Рида Минһаҗевага барча авылдашлар исеменнән аеруча рәхмәт. Ул ел саен бәйрәмнәр оештырып, халыкны берләштерә, яланга җыеп ял иттерә. Бу бәйрәм соңгысы гына булмас әле дигән өметтә калабыз.

Филзинә СИБӘГАТУЛЛИНА.
Читайте нас: