Һәм, ниһаять, шушы шимбәдә капиталь төзекләндерүдән соң ул кабат үз ишекләрен ачачак. Җыештыру, тәртип урнаштыру эшләре төгәлләнеп бара. Моңа йөзләгән кушнаренколылар да үз теләкләре белән кушылды.
– Кешеләр бик актив. Бүген бердәмлектә көч икәненә тагын бер тапкыр инандым. Парк мәйданы чүп-чардан тазартыла, бары да уйланылганча тәртип буенча бара, – диде парк директоры Александр Давыдов.