Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 сентябрь 2019, 10:59

Әйдәгез, сайлауга! 

Әйдәгез, сайлауга!

район гәзите мөхәррирәсе:

– Бөтенебез өчен дә мөһим булган бу көнне коллективыбызның һәр әгъзасы, һичшиксез, сайлауга барачак. Һәрберебез гражданлык бурычын үтиячәк. Хәбәрчеләребез эшкә чыгачак. Форсаттан файдаланып, укучыларыбызны да сайлауларда катнашырга чакырабыз. Сайлауга кил, чөнки Башкортстанның киләчәген сайлыйбыз!

район мәдәният йорты директоры:


– 8 сентябрь көнне районның барлык клуб оешмалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрберсе сайлауга барачак. Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки бездә һәр башлангычны күтәреп алырдай актив кешеләр эшли. Алар бәйрәм һәм ял көннәрендә дэ эшләргә өйрәнгән. Ә сайлау көне – үзе бәйрәм. Ул яңача яшәүне вәгъдә итә. Моның өчен дөрес сайлагыз!


район телевидениесе директоры вазыйфасын башкаручы:

–Тавыш бирүдә катнашу һәрберебезнең гражданлык бурычы ул дип саныйм. Районның һәм гомумән төбәгебезнең киләчәге безнең сайлауга карата никадәр җаваплы каравыбыздан торачак. Һәр кушнаренколы бу көнне сайлау участокларына килер дип ышанам.
Читайте нас: