Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2019, 17:46

Самовар бәйрәме

Халык йолалары

Самовар бәйрәме

– Бәйрәм табынына чәйгә авылдашларыбызны, күршеләребезне чакырдык. Бүген алар белән танышырбыз, тәм-томнардан авыз итәрбез һәм, әлбәттә, чәй эчәрбез, – дип башлады чараны алып баручы мәдәният хезмәткәре Ләйсән Нуриәхмәтова.
– Бүген чын-чыннан халык бәйрәме үткәрәбез. Самовар янында һәрвакыт җылы әңгәмә барган, киңәшләшкәннәр, яхшы сүзләр генә сөйләгәннәр. Бүген дә шундый сөйләшү барачак, – диде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Галиев.
Клубта иң тәмле чәй пешергә үзенчәлекле конкурс үтте. Анда дүрт урам командасы ярышты. Үзәк урамнан Фәнидә Хаҗиева, Раушания Гыйззәтуллина, Гөлшат Сәхибгәрәева, Индира Сабитова, Раушания Әхмәтҗанова, Мәктәп урамыннан Айгөл Нуриәхмәтова, Розалия Савельева, Римма Әхмәдиева, Альбина Сәлимгәрәева, Больница урамыннан Эльза Хаҗипова, Фируза Хәернасова, Алия Сафина, Физа Гәрәева, Хафизә Михайлова, Елга аръягы урамыннан Лилия Сатаева, Зөһрә Хәернасова, Флидә Мөфтәхетдинова һәм Нурия Имаметдинова катнашты.
Һәр команда үзе әзерләгән тәм-томнан өстәл корды. Залда самоварлар күргәзмәсе оештырылды.
Һәр урам жюри һәм тамашачылар хөкеменә визит карточкасын һәм музыкаль чыгыш тәкъдим итте. Әлбәттә, чәй тәмләп карау төп конкурс булды. Команда вәкилләре чәй әзерләү серләре турында сөйләде. Чәйләргә мәтрүшкә, гөлбәдран, иван-чәй, юкә чәчкәсе һәм башка хуш исле үләннәр дә кушканнар.
Самовар кую конкурсы да бик кызыклы булды. Ир-егетләр чыра телеп, самовар куйды, ә хатын-кызлар су тулы чиләкләрне көянтәләп егерме метр чамасы йөгереп үтте.
– Мондый бәйрoмнәр кешеләрне туплый, берләштерә. Бүген сездә булуыма бик шатмын. Мондый чараны район күләмендә үткәргәндә дә яхшы булыр иде, – дип билгеләде район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин тәбрикләү чыгышында.

Читайте нас: