«Хуҗаларча саклап тотачакбыз!»
Иске ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган. Электрүткәргечләр яңартылган. Хәрәкәт датчиклары урнаштырылган. Шуңа күрә коридор һәм мәйданчыкларда кеше кергәндә генә ут кабына.
– Подъездларыбыз танымаслык булып күркәмләнде. Хәзер аларны хуҗаларча карап, саклап тотачакбыз, – диде чарага җыелучылар.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ремонтны билгеләнгән вакытта һәм сыйфатлы башкарган. Алар йорт ияләре белән даими аралашып тора, барлык проблемаларны белә һәм тиз хәл итәргә тырыша.