Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 август 2019, 16:23

Яхшы белем күрсәттеләр

Яхшы белем күрсәттеләр

Викторина

Яхшы белем күрсәттеләр

Викторина ун сораудан торды. Аларның һәркайсына берсе генә дөрес булган өч җавап тәкъдим ителде. Һәр дөрес җавап өчен бер балл исәпләнде. Димәк, иң күбе ун балл җыю мөмкинлеге бар иде. Ун минуттан соң эшләр җыеп алынды һәм жюрига тапшырылды.
Йомгак ясаган арада уку залының баш китапханәчесе Светлана Галиханова Россия флагының барлыкка килү тарихы турында кызыклы күп мәгълүмат белән таныштырды. Аннан тематик фильм карау оештырылды.
Викторина нәтиҗәләре буенча Луиза Гәрәева җиңеп чыкты. Икенче урынны Илвир Гәрәев алды. Динара Хисмәтуллина һәм Кристина Зобнина өченче урынны бүлештеләр. Алар грамота һәм бүләккә лаек булды. Башкаларга катнашучы сертификаты һәм дәртләндерү призы тапшырылды. Яңа җиңүләр телибез!

Юлия РЫЗБАЕВА,

яшьләр сәясәте секторының баш белгече.

Читайте нас: