Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 август 2019, 16:47

Нәсел җепләрен барладылар

Шәжәрә

Нәсел җепләрен барладылар

Биеклектән боргаланып төшкән күтәренке юл Акбаш авылына алып бара. Урамга керү белән, Бәхтияровларның нигезен, фамилиясен саклаган Гулзилә һәм Шамил Бәхтияровларның бәйрәмчә бизәлгән матур, төзек йорты игътибарны җәлеп итә. Урамда дистәләрчә машина тора. Капка төбендәге эскәмиядә утырган акъәбиләр белән кочаклашып-күрешеп, шау-гөр килеп туганнар җыела.
Шушы авылда туып үсеп, төрле җирләргә таралган Якуп Йосыпов нәселеннән чыккан туганнарны шәжәрә бәйрәме янә туган авылына, балачакка алып кайтты.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Европаның төрле тарафларында ятып калган авылдашларының истәлегенә куелган обелиск янында аларның рухларына багышлап Коръән укудан, Бәхтияров һәм Йосыпов нәселләренең бакыйлыкка күчкән вәкилләренең каберләренә чәчәкләр салудан башланды.
Авылдан ерак булмаган матур табигатьле књл буенда бу ике нәселне җыеп, Рәсимә һәм Нәзир Бәхтияровлар искиткеч эчтәлекле, һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдырган бәйрәм үткәрде. Аларга нәсел агачын, фото, кул эшләре күргәзмәләрен оештыруда, бәйрәмне алып бару, музыкаль яктан бизәүдә мәдәният хезмәткәрләре – сәхнә ветераны Рузилә Вәлиәхмәтова, Минзилә Гомәрова, Зәмбилә Хөсәенова, Айдар Басыйров зур ярдәм күрсәтте. Тарих укытучысы Илфиз Җиһангиров авыл турында мәгълүмат туплауга күп көч салды.
Бәхтияровлар һәм Йосыповлар – бай тарихлы, бер тамырдан чыккан бик якын кан-кардәшләр. Йосыповларның иң өлкәне Халидә апа, мәрхүм Җәмил абыйның тормыш иптәше Рима апа балалары белән бәйрәмнең олы кунаклары булып, туганнарына, чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. Ике нәсел әгъзаларының да теләкләре бер: ешрак күрешеп, бер-берсенә кунакка йөрешү һәм социаль челтәрдә «Акбаш» дигән группа ачып, хәл белешеп, аралашып тору.
Бәйрәмдә нәселнең иң өлкән һәм иң кече вәкилләренә, шушы көннәрдә туган көннәрен билгелүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Минзилә Гомәрова, Зәмбилә Хөсәенова, Рузилә Вәлиәхмәтова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Альбина Шәрипова башкарган җырлар барчасының күңеленә хуш килде. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торды.
Шамил Бәхтияров гаиләсе авылда әти нигезен саклап, утын-котын сүндермичә яши. Туган якларын сагынып кайткан кардәшләренә туган йорт җылысын, назын тату мөмкинлеге тудыра. Бәхтияровларның нәсел агачының тамырын ныгытып, ботакларын арттырып яшәгән ир-егет тә ул.
Иске Гомәр биләмәсендәге Акбаш авылының хөрмәтле кешесе, оста оештыручы буларак, бәйрәмдә биләмә башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Гөлзилә белән ике кыз, ике улга гомер биреп, нәселен арттырган. Димәк, Бәхтияровлар фамилиясе югалмаячак!
Киләчәктә дә Бәхтияровлар һәм Йосыповлар нәселе вәкилләренә имин көннәр, гаилә бәхете, исәнлек, хезмәт казанышлары телибез. Туганлык җепләрегез беркайчан да өзелмәсен, нәсел агачыгыз шаулап үссен!

Гүзәл ЛАТЫЙПОВА, район мәдәният бүлегенең методика кабинеты мөдире.

Читайте нас: