Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 август 2019, 13:43

Яшә, авыл!

Халык йолалары

Яшә, авыл!

Чараның программасы бик бай иде. Аның рәсми өлеше башланганчы балалар өчен төрле ярышлар һәм уеннар оештырылды. Концертта бөтен тирә-як авыллардан үзешчән артистлар һәм иҗади коллективлар катнашты. Туган як, дуслык турында рус халык җырлары яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән каршылады.
Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин авыл халкын соклангыч бәйрәм белән тәбрикләде һәм аны оештыруга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Әхмәт авыл биләмәсе башлыгы Зилә Ялаева шулай ук бүләкләр өләште.
Авыл халкы исеменнән Христос Раштуасы храмының якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Ольга Самарина чыгыш ясады.
– Туып үскән җир һәркем өчен дөньяда иң кадерлесе. Аңа мәхәббәт төрле буын кешеләрен берләштерә. Безнең авыл бай тарихка һәм йолаларга ия. Биредә эшчән, тырыш халык яши. Барчагызга шат кәеф, аяз күк йөзе, бәхет телим, – диде ул.
Басуда сабан белән сөреп «Яшә, авыл!» дип язганнар. Һәр хәрефнең биеклеге – 20, язуның озынлыгы 150 метр тәшкил итә.
Мондый чаралар кешеләрне туплый, аларда кече ватаннары белән горурлану тойгысы тәрбияли.
Авыл халкы бәйрәмнән якты тәэссоратлар алып, күтәренке кәеф белән таралды.

Автор фотосы.

Читайте нас: