Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 август 2019, 13:39

Ихтирамга лаек

Ихтирамга лаек

Безнең Илек урта мәктәбендә кечелекле һәм кешелекле, коллективта һәм халык арасында ихтирам һәм абруй казанган укытучылар эшли. Бүген шуларның берсе – Илек авылында туып үскән, шушы ук мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә балаларга белем өләшүче укытучы Тәслимә Зиннур кызы Гыйбәдуллина турында сөйләргә сөйлим.

Тәслимә апа мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Тырыш кыз кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Первушино урта мәктәбендә башлый.
Тормыш юлы аны парлы итә. Күрше авыл егете Фәнил белән гаилә коралар. Тәслимә Зиннур кызы Гомәр авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенләнә. Унөч ел дәвамында мәктәпне җитәкли.
Гомәр авылы мәктәбе ябылгач, аңа Илек урта мәктәбендә эш тәкъдим итәләр. Белгеч, югалып калмый, тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары итеп тәгаенләнә, өстәвенә физика һәм математика фәннәреннән укыта. Әле дә шушы мәктәптә эшли.
Тәслимә апа – тугры, сөекле хатын, яраткан әни, кечелекле нәнәй, ярдәмчел күрше дә. Тормыш иптәше Фәнил абый белән бергәләп Айгөл исемле кыз, Данил исемле ул үстереп, зур тормыш юлына бастырдылар, бүгенге көндә оныклар сөюенә күмелеп яшиләр.
Хезмәттәшебезгә яшәү дәртенең сүрелмәвен, бүгенге катлаулы заманда дөрес юлдан тайпылмыйча алга баруын телибез. Укучыларыгызның рәхмәтләрен ишетеп, ярдәмнәрен тоеп, сәламәтлектә яшәргә язсын.

Гөлназ ШӘЙМОРАТОВА, укытучы.

Читайте нас: