Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 август 2019, 13:48

Игътибар: балалар!

ЮХИДИ хәбәр итә һәм искртә

Игътибар: балалар!

Балаларның юлларда имгәнүләрен искәртү максатында районда 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” операциясе үткрелә. Аның барышында балалар белән юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр оештырачакбыз, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясаячакбыз.

12 яшьтән кече балаларны пассажир сыйфатында йөрткәндә аларны утыргычта тоту айланмаларын куллануга аеруча игътибар биреләчәк. Урамда уйнап йөргән балалар да хәвеф тудыра.

Юл-патруль хезмәте экипажлары балаларны пассажир сыйфатында йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә, махсус креслолар булуга аеруча игътибар бирәчәк.

Хәрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның юлларда һәм урамда караучысыз калдырмагыз, аларны юл кагыйдлрен өйрәтегез.

Хөрмәтле водительләр! Балалар бакчасы, мәктәпләр яныннан үткәндә аеруча игътибарлы булыгыз!
Балалар! Юлларда үзегезне тәртипле тотыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Иминлегегез үзегезнең кулда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүегез һәм үтәвегез сезне бәла-казалардан саклар.
Урам хәрәкәтендә катнашучы өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә: машина юлында уйнап йөрүче яки юл кагыйдәләрен тупас бозучы балаларга карата битараф булмагыз, андыйларны кисәтегез. Моның белән сез аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырсыз.

Илдус ӘХМӘТОВ, ЮХИДИ бүлекчсенең пропаганда инспекторы.

Читайте нас: