Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 16:52

Тиешле шартлар тудырыла

Яңа уку елын каршылап

Тиешле шартлар тудырыла

Объектта санитария нормалары, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлешенә, медицина хезмәтләндерүе һәм сәламәт туклану оештырылуга, террордан саклану тәэмин ителүгә бәһа бирелә. Уку бүлмәләрендә парта һәм өстәлләрнең балаларның яшенә туры килүе, тиешенчә яктыртылуы, азык-төлек блогында суыткыч һәм башка технологик җиһазларның төзеклеге һәм башкалар тикшерелә.
Балалар бакчаларында булганда дистәләгән белгеч һәр метрны диярлек җентекле карап чыкты, конструкцияләрнең ныклыгына, музыка һәм спорт залларында тиешле җиһазлар булуга аеруча игътибар бирелде.
Уку елы дәвамында балалар экология, санитария, янгын хәвефсезлеге ягыннан, террорчылык куркынычыннан тулысынча якланган булырга тиеш. Тикшерү белем бирү учреждениеләрендә педагоглар коллективының бу җәһәттән ныклы эшләүләрен күрсәтте.

Автор фотосы.
Читайте нас: