Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 16:31

Эш сәфәре белән

Эш сәфәре белән

Мөрәҗәгатьләрдә яшь буынны тәрбияләү, мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренең эш хакын күтәрү мәсьәләләрен кузгатылды. Айбулат Вәкил улы барлык сорауларга төпле җавап бирде, кайберләрен шәхси контроленә алды.

Аннан А.Хаҗин 1нче урта мәктәптә булды. Биредә аны заманча уку кабинетлары белән таныштырдылар. Физика кабинетында дүртенче сыйныф укучысы Арсен Әхмәдуллин кунакка үзенең робототехника өлкәсендә сәләтләрен күрсәтте.

Химия һәм биология кабинетында тәҗрибәләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар һәм реактивларны карадылар. Укытучы Айгөл Мөхәммәтҗанова аның укучылары имтиханда яхшы балл җыюларын горурланып сөйләде.

Мәгариф министры вазыйфасын башкаручы «Тау» балалар-савыктыру үзәгендә һәм гимназиядә булды.

Автор фотосы.
Читайте нас: