Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 август 2019, 19:31

Һәркем тәрбияче була алмый

Җылы юллар

Һәркем тәрбияче була алмый

Һәрбер бала бердән-бер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйлаучан һәм хис итүчән, үзенә генә хас гамәлләр өчен туган. Светлана Леонидовна да һәммәсенә балалар күзлегеннән карап фикер йөртә белә. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү таба. Аларны ничек бар, шул килеш ярата, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтү, кирәк икән мактый, бүләкли, хуплый, алар тирәсендә уңай атмосфера тудыра. Шуңа да төркемгә кайчан гына кермә, кызлар һәм малайлар тәрбияче белән берлектә һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль, тәрбияче апалары янында мәш киләләр.

Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, аңа табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларны ачарга омтылган тәрбиячебездән без, һичшиксез, уңдык. Һәркем тәрбияче була алмый. Балалар бакчасында нәкъ безнең тәрбияче кебек затлар гына мондый югарыдан бирелгән йөкләмәне башкарып чыга ала. Андыйлар бар булмышы белән эшенә бирелгән, балалар бакчасы һәм балалар тормышы белән яши. Балаларыбызның һәрьяклы үсешенә өлеш керткән балалар бакчасының барча хезмәткәрләренә дә ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Светлана Леонидовнага исә алдагы көннәрдә дә белемгә омтылучы, зирәк һәм кызыксынучан балалар белән эшләргә язсын. Авыр, катлаулы хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын!

Читайте нас: