Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 13:59

Янгын хәвефсезлегенә – игътибар

Муниципаль район советында

Янгын хәвефсезлегенә – игътибар

Муниципаль район советы 85нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Ф.А.Байгузинның районда янгын хәвефсезлеге турында хәбәрен исәпкә алды.

Муниципаль район хакимиятенә янгын хәвефсезлеге буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Авыл биләмәсе башлыкларына:

үз биләмәләре чикләрендә башлангыч янгын хәвефсезлеге чараларын тәэмин итү буенча кичектергесез чаралар күрергә;

янгын сүндерү машиналары һәм җиһазларының техник торышын яхшыртырга;

авыл советы утырышларында биләмәдә янгын хәвефсезлеге торышы турында мәсьәләне карарга;

барлык авыл биләмәләрендә гражданнар җыеннары үткәреп, халыкка көннәр эссе һәм коры торган чорда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү, балаларны караучысыз калдырмау кирәклеге турында аңлатырга;

авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге һәм запастагы җирләрдә үлән, камыл калдыклары яндыруны, басуларда һәм бакча участокларында учак ягуны тыярга тәкъдим итте.

Милек формасына бәйсез рәвештә оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләренә янгын күзәтчелеге күрсәтмәләрен тулы күләмендә үтәүне тәэмин итәргә.

Карарны үтәүгә контроль советның аграр мәсьәләләр, җирдән һәм табигать ресурсларыннан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенә йөкләтелде.
Читайте нас: