Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 июль 2019, 12:41

Ак халатлы шәфкать иясе

Яхшы кешеләр турында

Ак халатлы шәфкать иясе

Үзәк район больницасының хирургия бүлегенең анастезия шәфкать туташы Лена Кадыйрова – биредә егерме алты ел эшләүче тәҗрибәле һәм һөнәренә тугры калган хезмәткәрләрнең берсе.
1нче Кушнаренко урта мәктәпне тәмамлаган кыз һич икеләнеп тормыйча документларын Уфа медицина училищесының шәфкать туташлары әзерләү бүлегенә тапшыра. Монда белем алганда ук һөнәрен дөрес сайлавына төшенә. Тора-бара аның медицина вәкиленә кирәк булган сыйфатлары да ачыла. Мәсәлән, башкалар кан күргәннән дә хушларын җуйганда, ул гадәттән тыш хәлләрдә дә куркып, югалып калмый. Аңа гадәти чиркану хисе ят, табигый изге күңеллелек һәм кызыксынучанлык хас, шуңа да кешеләр белән тиз уртак тел таба ала.
Укуын тәмамлаган яшь белгеч хирургия бүлегенә процедура шәфкать туташы булып урнаша. Биредә эшләве физик яктан да, психологик яктан да җиңел булмаса да, Лена монда эләгүенә бик канәгать кала. Башка җиргә күчү уе башына да килми. Берникадәр вакыттан соң анастезияче шәфкать туташына укып чыга. Эше тагы да катлаулырак һәм җаваплырак була башлый. Ленага куркыныч фаҗигаләргә эләгүче кешеләрне теге дөньядан алып калучы уникаль опреацияләр ясауда канашырга туры килә.
– Өлкән яшьтәгеләр авырулары белән ешрак яшьләр чирләве сагайта. Аның сәбәпләре тышкы хәлләрдән (экология начар булуы, стресслар) һәм нәселдән түгел, күбрәк үз сәламәтлеген кайгыртмау, яман гадәтләрдән килә. Кешегә ашыгыч рәвештә, хәтта төнлә, операция ясарга туры килгән очраклар да була. Менә шул чакта табиблар да, шәфкать туташлары да йокыны уйламый, – ди Лена ханым.
Яхшы шәфкать туташы ашыгыч ярдәм кирәклеген ачыклау белән бергә, тиз эш итә белергә, ныклы нерв һәм шактый эшкә сәләтлелек сыйфатларына ия булырга тиеш. Болар һәммәсе дә ирләргә хас сыйфатлар, әмма хатын-кызлар башлангычы белән бергә алар һөнәргә тугрылык һәм эшне төгәл башкаручанлыкка әверелә.
Эш, йорт, тормыш иптәше, балалар... Язмам герое тормышы һәр хатын-кызга таныш булган мәшәкать һәм шөгыльләр белән генә чикләнми. Ул чәчәкләр үстерә, аш-суга оста, күршеләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән аралаша... Ачык йөзле, ачык күңелле, хәрәкәтчән һәм тормышны сөючән – бу юллар барысы да аның хакында. Әйе, Лена Радик кызы нәкъ шундый.
Ул вазыйфаларын тиз һәм төгәл башкарып кына калмый, вакытын кызганмыйча авыруларны тынычландырырга, дәртләндерергә дә җылы сүзен таба. Һәм моны ул бернинди дә гаҗәеп хәл түгел, бу нибары дәваханәдәге гадәти тормыш дип саный. Кем өчендер көндәлек эш соры төсләргә төрелсә, Лена ханым өчен ул авыр, ләкин шул ук вакытта син үзең урыныңда булу, кемгәдер кирәклегеңне танытучы искиткеч бер халәт.

Эльза ИСӘНЧУРИНА.
Фото гаилә архивыннан.

Читайте нас: