-2 °С
Болытлы
Сәясәт
Штаб утырышы
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә сайлау алды штабының чираттагы утырыш үтте.
Аның эшендә район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, «Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе һәм Урал федераль округларында эшләү буенча департамент җитәкчесе Михаил Беликов катнашты. Алар Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл советлары депутатларын сайлауга әзерлек барышын тикшерде.
Безнең хәбәрче.