Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2019, 13:50

Әбиләрне алдаучылар тотылды

Район прокуратурасында

Әбиләрне алдаучылар тотылды

Район прокуратурасы 25 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесенә һәм аның 35 яшьлек өйдәш хатынына карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады. Алар РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаятьне ясауда (гражданинга шактый зыян китереп ясалган мошенниклык) гаепләнә.
Тикшерү барышында ачыклануынча, агымдагы елның мартында 83 яшьлек әби, үзләрен газ оешмасы хезмәткәрләре дип таныткан бу ир белән хатынны йортына кертә. Тегеләре кухняга үтәләр һәм, бернинди дә эш башкармыйча, газ счетчигы куйган өчен акча түләүне таләп итәләр.
Ялган газ хезмәткәрләре товар чегы тутыралар һәм әбидән ике мең сумнан күбрәк акча алалар. Әби бу турыда оныгына сөйли. Тегесе шунда ук полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне ясауда шикле кешеләрне чекта күрсәткән мәгълүматлар буенча ачыклыйлар.
Апрельдә бу мошенниклар, газ торбасын алыштырабыз дип, 91 яшьлек әбинең 22 мең акчасын алдап алалар.
Алар җинаять ясауда гаепләрен танымады. Җинаять эше судка тапшырылды.

Айнур ХАНОВ, район прокуроры вазыйфасын башкаручы.

Читайте нас: