Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 16:41

Муниципаль милекне үзләштергән өчен

Муниципаль милекне үзләштергән өчен

Район прокуратурасы Иске Тукмаклы авыл биләмәсенең элекке башлыгына карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады. Ул хезмәт вазыйфаларын усал нияттә файдалануда гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматларында билгеләвенчә, 2010 елда авыл биләмәсе башлыгы танышына хуҗалык кенәгәсеннән ялган выписка бирә. Документта 1997-2001 елларда бу гражданкага Казарма авылында утыз сотый җир бирелүе турында ялган мәгълүмат күрсәтелә.

Соңрак әлеге хатын җиргә милек хокукын терки һәм йорт сала башлый. Җир участогының кадастр бәясе 56 мең сумга якын тора.

Моңардан тыш, хакимият башлыгы үз вазыйфасын биләмә балансында торган тәгәрмәчле тракторның запас частьларын урлау өчен дә файдалана. Аларны үз ихатасындагы махсус техникага куя. Шул рәвешле ул Иске Тукмаклы авыл биләмәсенә 15 мең сумлык зыян китерә.

Гаепләнүче бу җинаятьләрдә гаебен таныды. Җинаять эше район судына җибәрелде. Район прокуроры элекке авыл биләмәсе башлыгыннан китерелгән зыянны каплату турында иск бирде.

А. ХАНОВ, район прокуроры вазыйфасын башкаручы.

Читайте нас: