Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 16:26

Эт акчасын урлаган

Район прокуратурасында

Эт акчасын урлаган

Район прокуратурасы Бәләбәй районы Надеждино авылында яшәүче 34 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады.
Ул РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 3 өлешендә каралган җинаятьне (хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, зур күләмдә мошенниклык) ясауда гаепләнә.
Тикшерњ мәгълүматларыннан күренүенчә, 2016 елда муниципалитет «АвтоТехСтрой» җәмгыяте белән иясез этләрне тоту һәм асрауга контракт төзи. Аның шартларына ярашлы, фирма этләрне карарга, стерилизовать итәргә, прививка ясарга һәм вакытлыча приютта асрарга тиеш була.
Лђкин компаниянең башкаручы директоры аларны юк итүне оештыра һәм асрауга бүленгән 190 мең сумнан артык акчаны үзләштерә.
2017 елда шундый ук хезмәтләр күрсәтүгә чираттагы килешүне төзи. Бу юлы 300 мең сумнан күбрәк акчаны урлый.
Гражданин үзен бу җинаятьне ясауда тулысынча гаепле дип тапты. Җинаять эше район судына җибәрелде.
А. ХАНОВ, район прокурор вазыйфасын башкаручы.

Читайте нас: