Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 16:38

Эшкуарның хокуклары тергезелде

Район прокуратурасында

Эшкуарның хокуклары тергезелде

Район прокуратурасы таләбе буенча авыл биләмәсе башлыгы коммерция оешмасы алдындагы 300 мең сум бурычын каплады.

Тикшерү барышында Әхмәт авыл биләмәсе башлыгының коммерция фирмасы белән Киренево урамында ремонт эшләре башкаруга муниципаль контракт төзүе ачыкланды. Оешма килешүдә каралган эшләрне вакытында һәм тулы күләмендә башкаруына карамастан, авыл биләмәсе башлыгы аңа акча түләмәгән.

Эшкуарлар хокукын яклау максатында район прокуратурасы авыл биләмәсе башлыгыннан закон бозуны бетерњне таләп итте. Моңардан тыш, аңа карата административ эш кузгатылды һәм 30 мең сум штраф салынды.

Хуҗалык итүче субъектның хокуклары тергезелде, килешүдә каралган 300 мең сум аңа тулысынча түләнде.

А. ХАНОВ, район прокуроры вазыйфасын башкаручы.

Читайте нас: