Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2019, 17:14

Эх, җиләкле җәйләрнең оныталмамын тәмен

Эх, җиләкле җәйләрнең оныталмамын тәмен


Элек җиләккә баручы кызлар кәрзиннәрен ыргытып, аларның ни рәвешле килеп төшүеннән чыгып тулы яки бөтенләй буш әйләнеп кайтуларын юраганнар: төбенә утырса – тулы, кырые белән төшсә – яртысына кадәр, капланса исә, бөтенләй буш дигәнне аңлаткан. Җиләкле урынга җитү белән «Ходаем, миңа тулы кәрзин җыярга рөхсәт ит!» дип сораганнар. Урманда җәнлекләрне күрү дә төрлечә фаразланган. Мәсәлән, төлкене очратсаң, кире борылсаң да була, җиләк булмаячак. Юлыңны куян киссә – бәхетсезлек көт, аңардан өч тапкыр тәкмәч атып кына котылып була икән. Урманга барганда һәм урман эчендә аюны телгә алырга ярамаган, югыйсә ул мотлак очраячак. Әмма аны очрату барыбер яхшы билге булып саналган: тиздән кыз кеше кияүгә чыгачак. Урман юлында кәккүкне ишетеп: «Ничә елдан соң мин кияүгә чыгачакмын?» дип сорау урынлы булган. Ничә тапкыр кычкырса, шул ел туйны көтәсе икән.

Кышка хәзерләү өчен җиләкне күпләп җыярга кирәк булган. Җир һәм кура җиләге, караҗиләкне киптергәннәр, мүк җиләге һәм бөрлегәнне салкын суда кар базында саклаганнар. Миләш белән баланны тәлгәшләре белән йорт түбәсенә элгәннәр.

Хезмәттәшебез Мәрьям Сухова әлеге вакытта хаклы ялда. Ул да җыйган җиләкләренең фоторәсемен безгә юллаган.

– Ни генә дисәләр дә, җәй иң матур мизгелләрнең берсе! Ашарыңа ризык, эчәргә-коенырга суын бирә. Ә матурлыгына сокланып туеп булмый. Һәр куак, үләне могҗизадан тора. Без, җиләк җыю максаты белән, Иске Кормаш урманына юлландык. Бәхеткә, үзебезгә җитәрлек җиләк җыйдык. Бер уңайдан урман-болыннарның хуш исләрен татыдык, сандугач-кошлары сайравын тыңлап хозурландык. Туган ягыбызга мондый гүзәллек, тәмле җимешләре өчен рәхмәт!

Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, җиләкккә бардыгызмы әле? Җиләкле чорны бушка уздырмагыз. Җыйган уңышыгыз хакында безнең белән дә уртаклашыгыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.


Читайте нас: