Район больницасы поликлиникасында капиталь ремонт башланды. Иң башта аның нигезен ныгыталар. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 1 миллион 762 мең сум акча бүленгән.
Күңелле хәбәр
Төзүчеләр поликлиниканы «дәвалый»
Район больницасы поликлиникасында капиталь ремонт башланды. Иң башта аның нигезен ныгыталар. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 1 миллион 762 мең сум акча бүленгән.
1981 елда төзелгән бинага бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Бу вакыт эчендә поликлиника бинасының нигезе нык тузган, стеналар утыра башлаган һәм анда ярыклар барлыкка килгән. Бу медперсонал һәм табибка кабул итүгә килүчеләр сәламәтлегенә хәвеф тудыра башлаган иде.
Тендерны «Спецгеомонолит строй» җәмгыяте откан. Эшкә июль башында керешкәннәр.
–Иң башта объектта геология-тикшеренү чаралары үткәрдек. Проектка ярашлы, нигезгә 170 куб махсус ясалган эремә тутырырга тиешбез. Бу нигез астында грунтны ныгыту дип атала. Утыз тонна югары сыйфатлы цемент сатып алдык. Ун тоннасы тотынылды да инде, – диде мастер Артем Токарев.