Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июль 2019, 18:04

Җиләк җыяр чак җитте

Җәйнең иң күңелле вакыты – җиләк чоры җитте. Урманнарда, кыр-аланнардагы бүгенге хуш исләр һәм чагу төсләрне күз алдыгызга гына китерегез! Кемдер, бәлки, теләсә кайсы җиләк-җимешне базардан гына сатып та алып була дияр.

Җиләк җыяр чак җитте

Җәйнең иң күңелле вакыты – җиләк чоры җитте. Урманнарда, кыр-аланнардагы бүгенге хуш исләр һәм чагу төсләрне күз алдыгызга гына китерегез! Кемдер, бәлки, теләсә кайсы җиләк-җимешне базардан гына сатып та алып була дияр. Әмма аларны урман-кырлардан яңа гына өзгәне белән һич кенә дә чагыштырып булмый инде. Табигать кочагында җитешкән җиләкләр бакчаныкына караганда күпкә файдалырак һәм тәмлерәк, тик җыюы гына җайсызрак, ул тырышлык һәм җиләкле урыннарны белүне таләп итә. Туган төягебездә төрле җиләк-җимеш үсә. Аларныңһәрберсенең үз өлгерү вакыты. Җиләк чоры аклан-урман юлларында үсүче җир җиләге уңышын җыюдан башланып китә һәм ул якынча ике атнага сузыла.

Шушы көннәрдә үзем дә Яңа Кормаш авылы тирәсендә татлы, хуш исле һәм авызда эреп торучы җиләкләр җыеп алып кайттым. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, җиләк өлгерү вакытын заяга үткәрмисезме? Җиләк җыярга өлгердегезме? Форсатны ычкындырмагыз, җыйган уңышыгызны фоторәсемгә төшереп, безгә дә җибәрергә онытмагыз. Сездән 8-919-615-74-19 телефонына теркәлгән ватсапка хәбәрләр көтәбез.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: