Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июль 2019, 16:31

Булачак гаилә терәге

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Беренче сыйныфка беренче тапкыр» бәйгесен дәвам итәбез. Әгәр дә сезнең сабыегыз дистәләгән тапкыр яңа әйберләрен барлап, даими рәвештә мәктәпле уйный икән, сезгә, һичшиксез, конкурсыбызда катнашырга кирәк.

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

Булачак гаилә терәге


Чираттагы хәбәр хаты Роза һәм Фидрат Гыйбәдуллиннардан килде.

–Хөрмәтле редакция! Район гәзитенең электрон вариантында игълан ителгән конкурс үткәрелүе турында белгәч, без дә нык сөендек. Чөнки оныгыбыз Арслан Сәхапов та быел беренчегә төшә. Ул район үзәгенең иң яхшыларның берсе булган «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Биредә ул күп нәрсәгә өйрәнде. Арслан энесе Морат белән рәхәтләнеп уйный, аңа ярдәм итә. Әле мәктәпкә керергә генә әзерләнсә дә, аның төрле олимпиада һәм конкурсларда яулаган беренче җиңүләре дә бар. Гаилә архивында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, «Бик шәп кара табы» Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы һәм математикадан «Әйдәгез, санап алыйк» халыкара олимпиада дипломнары, «Без – гагаринчылар!» республика олимпиадасының ике катнашучы сертификаты саклана. 1нче урта мәктәп укучысы булгач та улыбыз шундый ук актив, белемгә омтылучан бала булып калыр дип ышанабыз. Оныгыбыз иҗади шәхес: рәсем тљшерергә, әвәләргә, биергә ярата. Арслан – кызыбыз Гөлшатның бәхете һәм булачак терәге, картәни һәм картәтисенең ярдәмчесе. Аңа зур өметләр баглыйбыз, – дип язганнар алар.Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә ки сез нәкъ Арслан љчен тавыш бирергә теләсәгез, рәсми сайтыбызга кереп әлеге язманы көн саен укыгыз. Искәртәбез, бары тик рәсми сайттагы караулар гына исәпкә алыначак. Җиңүчене 26 август көнне билгеләячәкбез.

Айгәл ВӘЛИЕВА.


Читайте нас: