Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 13:47

Күңелле мәшәкатьләр

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

Күңелле мәшәкатьләр


–Балаларыбыз бергә укыячагына чиксез шатбыз. Алар бергәләп балалар бакчасына йөрде. Хәзер бергәләп бер үк мәшәкатьләр белән кайныйбыз – мәктәп кирәк-яраклары сатып алабыз. Балаларыбыз үзара тату, бер-берсе белән аралашып үсә, хыялланырга, укырга ярата. Туганнарың арасында яшьтәшләрең булу – чын бәхет ул. Әле алар башка кешеләр белән аралашырга өйрәнә. Үсә барган саен, шәхес булып җитлегү өчен мондый күнекмәләр ныграк кирәк була бара бит. Алар холыклары һәм темпераментлары белән бер-берсеннән аерылалар. Эвилина актив, максатчан, күпне белә, эт һәм песиләрне ярата, Эмир исә спортны үз итә, егәрле һәм эшсөяр малай. Ә тыйнак Дарина назлылыгы, ягымлылыгы һәм йомшаклыгы белән аерылып тора. Боларга карамастан, уртак кызыксынулары да җитәрлек. 1 сентябрьне көтеп алалмыйлар. Флорида картәниләре һәм Раим картәтиләрен өзелеп сөяләр. Әти-әниләре эштә булганда, мәктәптән нәкъ аларның килеп алулары турында хыялланалар. Эмирнең апасы, Даринаның ике абыйсы бар, Эвелина гаиләдә әлегә берүзе генә. Беренчегә төшәчәк булачак укучыларыбыз менә шундый! – диләр әти-әниләре.

Хәрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә ки сез нәкъ Дарина, Эвелина һәм Эмир өчен тавыш бирергә теләсәгез, рәсми сайтыбызга кереп әлеге язманы кљн саен укыгыз. Искәртәбез, бары тик рәсми сайттагы караулар гына исәпкә алыначак. Җиңүчене 26 август кљнне билгеләячәкбез.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: