Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 17:29

Тиздән мәктәпкә!

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

Тиздән мәктәпкә!

Сезнең игътибарга чираттагы бәйге – «Беренче сыйныфка беренче тапкыр» бәйгесен тәкъдим итәбез. Анда булачак беренче сыйныф укучыларын катнашырга чакырабыз. Иң җитез ата-аналар инде мәктәп формасы, сумка, дәфтәр һәм каләмнәр дә алырга өлгергәндер инде. Әгәр дә сезнең сабыегыз дистәләгән тапкыр яңа әйберләрен барлап, даими рәвештә мәктәпле уйный икән, сезгә, һичшиксез, конкурсыбызда катнашырга кирәк. 8-919-615-74-19 номерена теркәлгән ватсапка балаларыгызның фоторәсемен һәм алар турында кыскача хәбәрләрегезне юллагыз. Әйдәгез, бергәләп балаларыбызга кљтелмәгән бүләк ясыйк. Ә даими иганәчебезгә әйләнгән «Акыллы бала» кибете (Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан) хуҗасы, районда билгеле аниматор Алсу Хәкимова үзенчәлекле бүләк әзерләгән дә инде. Ул җиңүче баланы туган көнендә аниматор буларак тәбрикләячәк (үзара килешеп).

Әмирә Сахауова булачак гимназия укучысы. Мөлаем йөзле кызчык «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Ул изге күңелле, ачык бала.

–Төпчегебез быел мәктәпкә төшә. 1 сентябрьне ул түземсезләнеп көтә. Без, әти-әнисе, абыйсы белән апасы, аңа күп тапкырлар мәктәп тарихларын сөйләгәнебез булды, шуңа да аның да бу дөньяга тизрәк керәсе килә. Ул бары тик бишлеләргә уку турында хыяллана һәм нәкъ шулай буласына шиге юк. Матур яза, биергә һәм рәсем төшерергә, хайваннарны ярата, – ди бәйгечебезнең әнисе Эльвира.

Ул – Сахауовлар гаиләсенең игътибар үзәгендәге нәни гөлчәчәк. Менә шундый ул Әмирә – әти-әнисе һәм абый-апасының ярдәмчесе, ачык күңелле кыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә ки сез нәкъ Әмирә өчен тавыш бирергә теләсәгез, рәсми сайтыбызга кереп әлеге язманы көн саен укыгыз. Искәртәбез, бары тик рәсми сайттагы караулар гына исәпкә алыначак. Җиңүчене 26 август көнне билгеләячәкбез.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: