Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 15:03

Аяз көннең кадерен белеп

Фермаларга – азык муллыгы

Аяз көннең кадерен белеп

Авыл эшчәннәре өчен җаваплы чор – печән хәзерләү вакыты җитте. Табигать эссе көннәре белән сљендермәсә дә, «Добрый хлеб» җәмгыяте механизаторлары 75 тонна хуш исле мал азыгы хәзерләргә өлгерделәр дә инде. Үлән катламы калын, еш яуган яңгырлар гына эшне бераз тоткарлый. Ләкин мал азыгы хәзерләүчеләр һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланалар.

Хуҗалыкта печәнлекләр 110 гектарны били. Күпьеллык үләннәр сиксән гектарда чабылган, илле гектардан җыеп алынган.

Константин Васильев роторлы чапкыч белән агрегатланган «Беларус» тракторында люцерна Рәзим Хәбәбетдинов һәм Илмир Хәмәтдинов аркылы тырма һәм тезем әйләндергечне нәтиҗәле файдаланалар.

Тәҗрибәле игенче Зәки Гайнетдинов печәнне төргәкләргә урый. К.Васильев аларны төйи һәм мал азыгы ихатасында өя. КамАЗ үзбушаткычын йөртүче Әнвәр Моратов печәнне ташуда өлгерлек күрсәтә.

Җәмгыятьтә ашлык комбайннарын ремонтлау һәм әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Урып-җыю эшләрендә өч «Полесье» һәм ике «Нива-эффект» комбайны катнашачак.

А. НИЛОВ.

Автор фотосы.

Шофер Әнвәр Моратов, механизаторлар Константин Васильев, Зәки Гайнетдинов һәм Рәзим Хәбәбетдинов.
Читайте нас: