Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 13:33

Җинаять хроникасы 1-7.07

Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 108 хәбәр теркәлде, шуларныд өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 173 очрагы ачыкланды, шуларның 20се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, дүртесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 138 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән дүрт кеше тоткарланды.

Бала күңеле далада, ана күңеле баладамы?
Яңа Акбаш авылында яшәүче яшь хатын дүрт яшьлек улының бер сәгать элек өйдән чыгып китүен, аның өстендә нинди кием булуын белмәве турында полициягә хәбәр итә. Юл-патруль хезмәте экипажы баланы ярымшәрә килеш йорттан ерак түгел таба һәм әти-әнисенә тапшыра. Җавапсыз анага карата административ беркетмә төзелә.

*
Иске Тукмаклы авылында яшәүче бер хатын 15 яшьлек кызының 3 июльдә йорттан чыгып китүе һәм аның кайдалыгын белмәве турында полиция бүлегенә хәбәр итә.

Кырын эш кырык елдан да беленә
Апрельдә Дүртөйле районы кешесенең Тарабердино төбәгендәге автозаправкада акча һәм банк карталары булган кошелегын онытып калдыруы һәм аның юкка чыгуы турында язган идек. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, кошелекны табып, чит кеше акчасын үзләштерүчене ачыклады. Ул 34 яшьлек кушнаренколы булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

*
Полиция хезмәткәрләре өч ай элек Кушнаренко авылындагы төзелүче объекттан электр эш коралларын урлаучыны тапты. Ул 36 яшьлек Субай авылы кешесе булып чыкты. Җинаять эше кузгатылды.

Наркотик юньлегә илтми
Полиция хезмәткәрләре Тарабердино авылында синтетик наркотик матдә сатарга маташкан вакытта 23 яшьлек шушы авыл кешесен тоткарлады. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

*
Җинаятьчеләрне эзләњ бүлеге хезмәткәрләре Кушнаренко авылының Подстанция төбәгендә наркотик миңгерәүләнү хәлендәге 34 яшьлек кушнаренколыны тоткарлады. Аңарда синтетик наркотик матдә табылды.

Тәрәзә ватып кергән
Полициянең участок уполномоченныйлары Әхмәт авылында бер йортка тәрәзә ватып кергән 39 яшьлек Уфа кешесен тоткарлады. Материаллар җинаять эше кузгату өчен тикшеренү комитетына җибәрелде.

Ярдәм көрсәтәсе урынга
Элегрәк заманнарда авылда ни дә булса төзергә тотынган кешегә ярдәм күрсәтергә тырышалар иде. Ә хәзер башкачарак. Казарма авылында бер кешенең участогыннан җыенысы 40 мең сумлык төзелеш материалларын урлаганнар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй», «Призывник» һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: