Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 11:21

Камилага уңышлар телибез

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

Камилага уңышлар телибез

«Беренче сыйныфка беренче тапкыр» бәйгесендә булачак беренче сыйныф укучыларын катнашырга чакырабыз. Әгәр дә сезнең сабыегыз дистәләгән тапкыр яңа әйберләрен барлап, даими рәвештә мәктәпле уйный икән, сезгә, һичшиксез, конкурсыбызда катнашырга кирәк. 8-919-615-74-19 номерена теркәлгән ватсапка балаларыгызның фоторәсемен һәм алар турында кыскача хәбәрләрегезне юллагыз. Әйдәгез, бергәләп балаларыбызга кљтелмәгән бүләк ясыйк. Ә даими иганәчебезгә әйләнгән «Акыллы бала» кибете (Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан) хуҗасы, районда билгеле аниматор Алсу Хәкимова үзенчәлекле бүләк әзерләгән дә инде. Ул җиңүче баланы туган көнендә аниматор буларак тәбрикләячәк (үзара килешеп).

Ватсаптагы номерыбызга чираттагы хәбәр килде. Аны Шәрип авылында яшәүче Светлана һәм Динар Низамовлар җибәргән.

–Быел кызыбыз Камила да беренче сыйныфка барырга әзерләнә. Яшьтәшләре кебек үк мәктәпкә бару көнен түземсезләнеп көтә. Әлкән абыйлары Нәфис һәм Фидус та нәкъ бу мәктәптә укыган. Сигезенчедә укыган Милена апасы да аның өчен яхшы үрнәк. Камила булачак укытучысы Гөлдәр Рәис кызы белән күптән таныш. Камила яхшы ремонт ясалган мәктәптә укыячак. Кызыбызга укуында уңышлар телибез, бњгенге укуга булган омтылышы һичкайчан сүрелмәс дип ышанабыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә сез нәкъ шушы катнашучыга тавышыгызны бирәсегез килсә, кљн саен сайтыбызга кереп әлеге язманы укуыгызны сорыйбыз. Чөнки җиңүче нәкъ шулай тавыш җыеп билгеләнәчәк.

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: