Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 16:02

Урал аръягындагы ял

Урал аръягындагы ял


Хөрмәтле укучыларыбыз! Үтенечләребезгә колак салып, безгә хәбәрләр юллавыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Ике арадагы элемтә киләчәктә дә өзелмәс дип ышанабыз. Ә бүген сезнең игътибарга Башкортстанның көньягында ял итүче якташыбыз Нәфисә Хәнәфина җибәргән язманы тәкъдим итәбез.

«Башкортстан – гүзәл, бай, юмарт, кунакчыл, кабатланмасһәм күңелдә матур хатирәләр калдыручы республика ул. Аның матурлыгын бер тапкыр күрүчеләр мотлак бирегә кабат әйләнеп кайталар. Чыннан да, Россиянең иң гүзәл почмагында яшәвебез белән горурлана алабыз. Урал аръягы – табигать могҗизасы. Биредәге гүзәллекне беркайда да күргәнем булмады. Монда бары да кеше кулы тимәгән хәлдә сакланган диярлек. Таш стеналарындагы борынгы рәсемнәре белән дан тоткан Шүлгән-таш тыюлыгы мине аеруча таң калдырды. Биредә Көньяк Урал тауларының бөеклегенә инандым һәм үземне легенда-риваятьләр хокукына эләккәндәй тойдым. Агыйдел дә башлангычын нәкъ биредә ала бит. Монда елга буйлап көймә-салларда төшүче төркемнәр дә шактый күп. Ә елга ярларын кызынырга яратучылар үз иткән. Якташларыма мондый гүзәллекне һәркем күрергә тиеш дип әйтәсем килә. Ялымны биредә үткәргәнемә һич үкенмим».

Хөрмәтле укучылар! Ә сезнең ялыгыз ничек үтә? Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллагыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: