Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 17:44

Яшел тәмләткечләрнең үзләрен генә ашау зыянлы?!

Белсәң, зыян итмәс

Яшел тәмләткечләрнең үзләрен генә ашау зыянлы?!


Яшел суган микробларга каршы көрәшә, С витамины буенча әфлисунны да уздырып җибәрә. Аңарда чәч, тырнакларны ныгыта торган цинк күп. Әмма аны ашказаны әчелелеге югары булганнарга сак ашарга кирәк.

Кузгалак В төркеме витаминнарына һәм кальцийга бай. Әмма аны подагра (тоз утыру), бөерләрдә таш булганда, ашказаны һәм эчәклек авырулары вакытында ашарга ярамый.

Салат яфраклары бала көтә торган ханымнар өчен файдалы. Аңарда фолий кислотасы, магний, тимер, кальций күп. Фолий кислотасы матдәләр алмашын тизләтә, ябыгырга теләсәгез, салат яфракларын күбрәк ашагыз. Аны шулай ук подагра, бөерләрендә таш булганнарга, ашказаны авыртканнарга күп ашау тыела.

Әлеге яшел тәмләткечләрдә кислота күп, организмыгызга зыян салырга теләмәсәгез, аларны кыяр, помидор кебек яшелчәләр белән ашарга кирәк. Әзләрен генә күп итеп ашарга ярамый.

Суган, кузгалак, салат яфракларын пешергәндә, кыздырганда, файдасы кими, минераллары югала, алай гына да түгел, органик формадан органик булмаганга күчеп, бәвел юлларында таш барлыкка китерергә мөмкиннәр.

Кыягын өзмәгез

Ашка, салатка турарга суганның кыягын өзәләр. Әмма кыягын даими «урлап» торганда суган башын зур үстерергә соңара. Барлык үсемлекләр дә иң элек туклыклы матдәләр запасын яфракларына җыя, көч туплый, аннан гына тамырын үстерә башлый. Суган да югалткан кыягын үстермәкче була һәм аның уңыш бирергә көче калмый. Кыякка суганны аерым үстерәләр. Моның өчен күпьеллык суганнар да бар.
Читайте нас: