Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 00:34

Ура! Тиздән мәктәпкә!

Беренче тапкыр беренче сыйныфка

Ура! Тиздән мәктәпкә!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Үткәннәрне, мәсәлән, балачак елларын еш искә аласызмы? Хатирәләрегезнең ни дәрәҗәдә саклануы хакында уйланганыгыз булдымы?

Сезнең игътибарга чираттагы бәйге – «Беренче сыйныфка беренче тапкыр» бәйгесен тәкъдим итәбез. Анда булачак беренче сыйныф укучыларын катнашырга чакырабыз. Иң җитез ата-аналар инде мәктәп формасы, сумка, дәфтәр һәм каләмнәр дә алырга өлгергәндер инде. Әгәр дә сезнең сабыегыз дистәләгән тапкыр яңа әйберләрен барлап, даими рәвештә мәктәпле уйный икән, сезгә, һичшиксез, конкурсыбызда катнашырга кирәк. 8-919-615-74-19 номерена теркәлгән ватсапка балаларыгызның фоторәсемен һәм алар турында кыскача хәбәрләрегезне юллагыз. Әйдәгез, бергәләп балаларыбызга көтелмәгән бүләк ясыйк. Ә даими иганәчебезгә әйләнгән «Акыллы бала» кибете (Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан) хуҗасы, районда билгеле аниматор Алсу Хәкимова үзенчәлекле бүләк әзерләгән дә инде. Ул җиңүче баланы туган көнендә аниматор буларак тәбрикләячәк (үзара килешеп).

Хезмәттәшебез Әлфия Арсланованың сөекле кызы, «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе, актив һәм җитез, шаян һәм елмаеп торучы Ралия –конкурсның беренче бәйгечесе. Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керү көнен күптән инде түземсезләнеп көтә. Сыйныфташлары белән яхшы мөнәсәбәттә булган абыйлары Рәсим белән Рияз тырышып укулары белән аңа яхшы үрнәк булып торды.

– Беренче сентябрь, беренче кыңгырау һәм яңа уку елы башлану һәр бала тормышының борылышлы мизгеле. Ул тантана сәбәпчеләре өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә дулкынландыргыч көн. Ралия яңа шартларга һәм «укучы» статусына тиз өйрәнер дип уйлыйм. Ул бик кызыксынучан, белемгә омтылучан һәм һәр яңалыкка ачык бала, – ди Әлфия.

Ралия гимназиядә укыячак. Беренче сыйныфка килүче укучылар булачак сыйныф җитәкчесе Миләүшә Рамазанова белән күптән инде таныш. Ә без, үз чиратыбызда конкурсыбызны башлап җибәрүче нәни героебызга уңышлар телибез!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә сез нәкъ шушы катнашучыга тавышыгызны бирәсегез килсә, көн саен сайтыбызга кереп әлеге язманы укуыгызны сорыйбыз. Чөнки җиңүче нәкъ шулай тавыш җыеп билгеләнә дә инде.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: