Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 17:34

Ә бездә – яңа юл

Күңелле хәбәр

Ә бездә – яңа юл

Без районның иң матур почмакларыннан берсе – авыл хуҗалыгы техникумының Өйрәнү хуҗалыгы авылында яшибез.

Биредәге унбиш йортта 36 өлкән кеше һәм 29 бала яши. Байтак кына гаиләләр күпбалалы. Узган ел Россия Федерациясенең яшьләр эшләре буенча агентлыгы грантына заманча балалар мәйданчыгы төзелде.

Авылга керү юлы булмау сәбәпле нык интегә идек. Язгы-көзге чорда автомобильләрне әллә кайда ук калдырырга яки узып баручы машинага утыру өчен пычракка вата-чума җәяүләп М-7 юлына чыгарга кирәк була иде.

Ярый әле авыл кешеләрнең кайберләрендә үз тракторлары бар Машинаны алар тартып чыгара иде. Ашыгыч ярдәм автомобильләренең дә урамга үтә алмаган, табибларга җәяүләп керергә туры килгән чаклар да булды.

Быел бик яхшы юл салдылар. «Дорожник» җәмгыяте эшләрне кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарды. Башта урындагы карьердан ком, вак-таш катнашмасыннан нигез салдылар. Аннан гравий түшәделәр. Юлны катокладылар, кюветлар ярдылар, якын-тирәдәге куаклыкларны төпләделәр. Чокырлырак урыннарда су җыелмасын өчен торба салып калдырдылар.

Халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә җаваплы мөнәсәбәтләре өчен район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллинга, Кушнаренко авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Сәетовка, сыйфатлы эшләре өчен «Дорожник» җәмгыяте коллективына ихлас рәхмәт белдерәбез.

Без бердәм яшибез. Акрынлап булса да кече ватаныбызны үстерү өчен ни дә булса эшлибез, мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Киләчәккә планнарыбыз да књп. Ә әлегә яхшы юлга карап сокланабыз, җае чыккан саен танышларыбызга: «Безнең авылга яңа юл салдылар!» – дип мактанабыз.

Венер СӘФӘРГАЛИЕВ,

авыл старостасы.
Читайте нас: